Deprecated: Creation of dynamic property QuranForAll::$default_reader_aya is deprecated in /home4/quranfo1/public_html/includes/class.php on line 170
Surah Luqman | Татарча
About Script
Surah Luqman

Татарча

Surah Luqman - Aya count 34

الٓمٓ ﴿١﴾

Әлиф лам мим.

تِلْكَ ءَايَٰتُ ٱلْكِتَٰبِ ٱلْحَكِيمِ ﴿٢﴾

Ошбу аятьләр хикмәт иясе булган Коръән аятьләредер.

هُدًۭى وَرَحْمَةًۭ لِّلْمُحْسِنِينَ ﴿٣﴾

Ул Коръән аның белән гамәл кылучыларга туры юлдыр вә яхшы ният белән гамәлләрен күркәм кылучыларга рәхмәттер.

ٱلَّذِينَ يُقِيمُونَ ٱلصَّلَوٰةَ وَيُؤْتُونَ ٱلزَّكَوٰةَ وَهُم بِٱلْءَاخِرَةِ هُمْ يُوقِنُونَ ﴿٤﴾

Алар намазларын вакытында укырлар, вә зәкятләрен бирерләр һәм ахирәткә ышанып, аның өчен хәзерләнерләр.

أُوْلَٰٓئِكَ عَلَىٰ هُدًۭى مِّن رَّبِّهِمْ ۖ وَأُوْلَٰٓئِكَ هُمُ ٱلْمُفْلِحُونَ ﴿٥﴾

Ул мөэминнәр Раббылары тарафыннан туры юлга күндерелмешләр, һәм ґәзабтан котылып изге теләкләренә ирешерләр.

وَمِنَ ٱلنَّاسِ مَن يَشْتَرِى لَهْوَ ٱلْحَدِيثِ لِيُضِلَّ عَن سَبِيلِ ٱللَّهِ بِغَيْرِ عِلْمٍۢ وَيَتَّخِذَهَا هُزُوًا ۚ أُوْلَٰٓئِكَ لَهُمْ عَذَابٌۭ مُّهِينٌۭ ﴿٦﴾

Кешеләрнең бәгъзеләре Коръән сүзләрен ялган, файдасыз сүзләргә алмаштырыр, дәлилсез, белемсез сүз сөйләп кешеләрне Аллаһ юлыннан адаштырыр өчен, вә һәм Аллаһ аятьләрен кимсетмәк өчен, аларның үзләренә дә хур итүче каты ґәзаб булачак.

وَإِذَا تُتْلَىٰ عَلَيْهِ ءَايَٰتُنَا وَلَّىٰ مُسْتَكْبِرًۭا كَأَن لَّمْ يَسْمَعْهَا كَأَنَّ فِىٓ أُذُنَيْهِ وَقْرًۭا ۖ فَبَشِّرْهُ بِعَذَابٍ أَلِيمٍ ﴿٧﴾

Әнә шундый кешеләргә безнең аятьләребез укылса, гүя ишетмәгәндәй булып тәкәбберләнеп аннан баш тартыр, гүя аның колагында саңгыраулык пәрдәсе бардыр, аңа рәнҗеткүче ґәзаб булачагы белән хәбәр бир.

إِنَّ ٱلَّذِينَ ءَامَنُواْ وَعَمِلُواْ ٱلصَّٰلِحَٰتِ لَهُمْ جَنَّٰتُ ٱلنَّعِيمِ ﴿٨﴾

Иман китереп Коръән юлы белән изге гамәлләр кылучы хак мөэминнәргә нәгыйм җәннәтләре булачактыр.

خَٰلِدِينَ فِيهَا ۖ وَعْدَ ٱللَّهِ حَقًّۭا ۚ وَهُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلْحَكِيمُ ﴿٩﴾

Алар анда мәңге калырлар, ошбу вәгъдә Аллаһуның хак вәгъдәседер, вә Ул көчле хөкемчедер.

خَلَقَ ٱلسَّمَٰوَٰتِ بِغَيْرِ عَمَدٍۢ تَرَوْنَهَا ۖ وَأَلْقَىٰ فِى ٱلْأَرْضِ رَوَٰسِىَ أَن تَمِيدَ بِكُمْ وَبَثَّ فِيهَا مِن كُلِّ دَآبَّةٍۢ ۚ وَأَنزَلْنَا مِنَ ٱلسَّمَآءِ مَآءًۭ فَأَنۢبَتْنَا فِيهَا مِن كُلِّ زَوْجٍۢ كَرِيمٍ ﴿١٠﴾

Аллаһ күкләрне күргәнегезчә терәүсез халык кылды, вә җир өстенә бөек таулар куйды, ул җир сезне селкетмәсен өчен, вә җир өстенә төрле хайваннарны таратты, вә күктән яңгыр иңдереп җир өстендә ирле-хатынлы файдалы күп үсемлекләрне үстердек.

هَٰذَا خَلْقُ ٱللَّهِ فَأَرُونِى مَاذَا خَلَقَ ٱلَّذِينَ مِن دُونِهِۦ ۚ بَلِ ٱلظَّٰلِمُونَ فِى ضَلَٰلٍۢ مُّبِينٍۢ ﴿١١﴾

Ошбу нәрсәләр Аллаһуның бар иткән нәрсәләредер, инде мина күрсәтегез Аллаһудан башка Илаһә дигән нәрсәләрегез нәрсәне халык кылдылар? Бәлки Коръән белән гамәл итмәүчеләр залимнәрдер, алар ачык адашмакталар.

وَلَقَدْ ءَاتَيْنَا لُقْمَٰنَ ٱلْحِكْمَةَ أَنِ ٱشْكُرْ لِلَّهِ ۚ وَمَن يَشْكُرْ فَإِنَّمَا يَشْكُرُ لِنَفْسِهِۦ ۖ وَمَن كَفَرَ فَإِنَّ ٱللَّهَ غَنِىٌّ حَمِيدٌۭ ﴿١٢﴾

Тәхкыйк Локманга хикмәт бирдек, ягъни зур белем, саф гакыл, вә дөрес сүзлелекне бирдек, вә әйттек: "Аллаһуның биргән нигъмәтеңә шөкер ит, берәү шөкер итсә, шөкер итүенең файдасы үзенәдер, берәү шөкер итүне инкяр итсә, Аллаһ байдыр, аның шөкер итүенә мохтаҗ түгелдер, һәр эшендә мактауга лаектыр."

وَإِذْ قَالَ لُقْمَٰنُ لِٱبْنِهِۦ وَهُوَ يَعِظُهُۥ يَٰبُنَىَّ لَا تُشْرِكْ بِٱللَّهِ ۖ إِنَّ ٱلشِّرْكَ لَظُلْمٌ عَظِيمٌۭ ﴿١٣﴾

Локман угълын вәгазьләп әйтте: "Ий угълым, Аллаһуны бер генә дип бел, Аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш итмә, Аның тиңдәше юк, мәхлукъны Аллаһ урнына тоту яки Аллаһуның хатыны вә баласы бар дип игътикад итү, әлбәттә, бик олугъ золымдыр", – дип.

وَوَصَّيْنَا ٱلْإِنسَٰنَ بِوَٰلِدَيْهِ حَمَلَتْهُ أُمُّهُۥ وَهْنًا عَلَىٰ وَهْنٍۢ وَفِصَٰلُهُۥ فِى عَامَيْنِ أَنِ ٱشْكُرْ لِى وَلِوَٰلِدَيْكَ إِلَىَّ ٱلْمَصِيرُ ﴿١٤﴾

Кешегә без ата-анасына яхшылык итәргә әмер иттек, баланы анасы зәгыйфьлек өстенә зәгыйфьлек белән күтәрде, ягъни корсагында авырлык белән күтәрде вә авырлык белән тудырды, вә аның баласын имезмәге ике елдыр, дәхи кешегә Миңа вә ата-анаңа шөкер ит, дип боердык, бит ахырда Миңа кайтасыз.

وَإِن جَٰهَدَاكَ عَلَىٰٓ أَن تُشْرِكَ بِى مَا لَيْسَ لَكَ بِهِۦ عِلْمٌۭ فَلَا تُطِعْهُمَا ۖ وَصَاحِبْهُمَا فِى ٱلدُّنْيَا مَعْرُوفًۭا ۖ وَٱتَّبِعْ سَبِيلَ مَنْ أَنَابَ إِلَىَّ ۚ ثُمَّ إِلَىَّ مَرْجِعُكُمْ فَأُنَبِّئُكُم بِمَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ ﴿١٥﴾

Әгәр ата-анаң сине Илаһә икәнлегенә дәлилең булмаган нәрсәне Миңа шәрик итүеңә көчләсәләр, ул вакытта аларга итагать итмәгел, аларга дөнья эшләрендә һаман яхшылык илә эш кыл, диндә Мине берләү белән вә итагать итү белән Миңа инабәт иткән мөэминнәр юлына ияр, бит соңра кайтмагыгыз Миңадыр, кылган эшләрегездән үзегезгә хәбәр бирермен.

يَٰبُنَىَّ إِنَّهَآ إِن تَكُ مِثْقَالَ حَبَّةٍۢ مِّنْ خَرْدَلٍۢ فَتَكُن فِى صَخْرَةٍ أَوْ فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ أَوْ فِى ٱلْأَرْضِ يَأْتِ بِهَا ٱللَّهُ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ لَطِيفٌ خَبِيرٌۭ ﴿١٦﴾

Локман әйтте: "Ий угълым, әгәр кылган гөнаһың горчич орлыгы авырлыгында булса да, ул гөнаһың таш эчендә, яки күктә, яки җирдә булсын, Аллаһ ул гөнаһыңны кыямәт көнне алдыңа китерер, Аллаһ, әлбәттә, бик нечкә нәрсәләрдән дә хәбәрдардыр.

يَٰبُنَىَّ أَقِمِ ٱلصَّلَوٰةَ وَأْمُرْ بِٱلْمَعْرُوفِ وَٱنْهَ عَنِ ٱلْمُنكَرِ وَٱصْبِرْ عَلَىٰ مَآ أَصَابَكَ ۖ إِنَّ ذَٰلِكَ مِنْ عَزْمِ ٱلْأُمُورِ ﴿١٧﴾

Ий угълым, намазларыңны вакытында укыгыл, һәркайда кешеләрне яхшылыкка өндә, вә гөнаһлы эшләрдән тый, вә сиңа ирешкән катылыкка, бәла-казаларга сабыр ит, тәхкыйк бу әйтелгән нәрсәләр Аллаһ фарыз кылган олугъ нәрсәләрдәндер.

وَلَا تُصَعِّرْ خَدَّكَ لِلنَّاسِ وَلَا تَمْشِ فِى ٱلْأَرْضِ مَرَحًا ۖ إِنَّ ٱللَّهَ لَا يُحِبُّ كُلَّ مُخْتَالٍۢ فَخُورٍۢ ﴿١٨﴾

Кешеләр белән сөйләшкәндә тәкәбберләнеп, яның белән сөйләшмә, вә җир өстендә зураеп мактанып вә шатланып йөрмә, тәхкыйк Аллаһ үзенә исе китеп мактанып йөрүчеләрне сөймидер.

وَٱقْصِدْ فِى مَشْيِكَ وَٱغْضُضْ مِن صَوْتِكَ ۚ إِنَّ أَنكَرَ ٱلْأَصْوَٰتِ لَصَوْتُ ٱلْحَمِيرِ ﴿١٩﴾

Вә йөрүеңне бик тизлек белән әкеренлек уртасында кыйл, вә сөйләгәндә тавышыңны уртача кыйл, тәхкыйк тавышларның кабахәтрәге ишәк тавышыдыр.

أَلَمْ تَرَوْاْ أَنَّ ٱللَّهَ سَخَّرَ لَكُم مَّا فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَمَا فِى ٱلْأَرْضِ وَأَسْبَغَ عَلَيْكُمْ نِعَمَهُۥ ظَٰهِرَةًۭ وَبَاطِنَةًۭ ۗ وَمِنَ ٱلنَّاسِ مَن يُجَٰدِلُ فِى ٱللَّهِ بِغَيْرِ عِلْمٍۢ وَلَا هُدًۭى وَلَا كِتَٰبٍۢ مُّنِيرٍۢ ﴿٢٠﴾

Әйә күрмисезме, Аллаһ күктә булган кояш, ай, йолдызларны вә җирдә хайваннарны вә табигать байлыгын сезгә файдаландырды, вә сезгә күренгән вә күренмәгән нигъмәтләрен тәмам бирде. Кешеләрдән бәгъзеләре Аллаһ хакында яки Аның дине хакында дәлилсез, белемсез, мәгърифәт туры булган Коръәннән башка һәм үзе һидәятсез булганы хәлдә тартышырлар, хакны инкяр итеп вә ялганны яклап.

وَإِذَا قِيلَ لَهُمُ ٱتَّبِعُواْ مَآ أَنزَلَ ٱللَّهُ قَالُواْ بَلْ نَتَّبِعُ مَا وَجَدْنَا عَلَيْهِ ءَابَآءَنَآ ۚ أَوَلَوْ كَانَ ٱلشَّيْطَٰنُ يَدْعُوهُمْ إِلَىٰ عَذَابِ ٱلسَّعِيرِ ﴿٢١﴾

Әгәр аларга Аллаһ иңдергән Коръән хөкемнәренә иярегез диелсә, алар әйтәләр: "Бәлки аталарыбызны нинди диндә, нинди гамәлдә тапсак, шул гамәлгә иярәбез, аларның юлыннан чыкмыйбыз" – дип. Әйә шайтан аларны адашкан аталарына ияртеп бидеґәт гамәлләрне кылдырып җәһәннәмгә алып бара түгелме? Аталарының юлы җәһәннәмгә барса да ул юлдан чыкмыйбыз диярләрме?

۞ وَمَن يُسْلِمْ وَجْهَهُۥٓ إِلَى ٱللَّهِ وَهُوَ مُحْسِنٌۭ فَقَدِ ٱسْتَمْسَكَ بِٱلْعُرْوَةِ ٱلْوُثْقَىٰ ۗ وَإِلَى ٱللَّهِ عَٰقِبَةُ ٱلْأُمُورِ ﴿٢٢﴾

Берәү үзен вә бөтен эшен Аллаһуга тапшырса вә һәр эштә яхшылыкта булса, ул кеше тотынды һич өзелү ихтималы булмаган таза арканга, ягъни Коръән хөкемнәре шул таза аркан хөкемендә булып, Коръән белән гамәл кылу гүя шул арканга тотынудыр. Бит һәр эшнең ахыры Аллаһуга кайтыр.

وَمَن كَفَرَ فَلَا يَحْزُنكَ كُفْرُهُۥٓ ۚ إِلَيْنَا مَرْجِعُهُمْ فَنُنَبِّئُهُم بِمَا عَمِلُوٓاْ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ عَلِيمٌۢ بِذَاتِ ٱلصُّدُورِ ﴿٢٣﴾

Берәү Коръәнне инкяр итеп кәфер булса, аның көферлеге сине көендермәсен, аларның кайтачаклары Безгәдер, кылган эшләреннән үзләренә белдерербез һәм җәза кылырбыз. Бит Аллаһ күкрәкләр эчеңдә ниләр барын белүчедер.

نُمَتِّعُهُمْ قَلِيلًۭا ثُمَّ نَضْطَرُّهُمْ إِلَىٰ عَذَابٍ غَلِيظٍۢ ﴿٢٤﴾

Безгә итагать итмәгәннәрне нигъмәтләребездән дөньяда гына файдаландырабыз, соңра аларны каты ґәзабка илтербез.

وَلَئِن سَأَلْتَهُم مَّنْ خَلَقَ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ لَيَقُولُنَّ ٱللَّهُ ۚ قُلِ ٱلْحَمْدُ لِلَّهِ ۚ بَلْ أَكْثَرُهُمْ لَا يَعْلَمُونَ ﴿٢٥﴾

Әгәр син алардан җирне вә күкләрне кем халык кылды дип сорасаң, әлбәттә, әйтерләр Аллаһ халык кылды дип. Мактау Аллаһугадыр диген. Бәлки аларның күбрәге мактау Аллаһуга тиешле икәнне белмиләр.

لِلَّهِ مَا فِى ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ هُوَ ٱلْغَنِىُّ ٱلْحَمِيدُ ﴿٢٦﴾

Җирдә вә күкләрдә булган барча байлык һәм мәхлук Аллаһуныкыдыр. Ул – Аллаһ байдыр, һичкемгә мохтаҗ түгелдер, кылган эшләрендә макталуга лаектыр.

وَلَوْ أَنَّمَا فِى ٱلْأَرْضِ مِن شَجَرَةٍ أَقْلَٰمٌۭ وَٱلْبَحْرُ يَمُدُّهُۥ مِنۢ بَعْدِهِۦ سَبْعَةُ أَبْحُرٍۢ مَّا نَفِدَتْ كَلِمَٰتُ ٱللَّهِ ۗ إِنَّ ٱللَّهَ عَزِيزٌ حَكِيمٌۭ ﴿٢٧﴾

Әгәр җир йөзендәге агачлар каләмнәр булсалар иде, дәхи бер диңгезгә җиде диңгез кушылып яза торган кара ясалса, шул кара белән Аллаһуның сүзләре язылса, яза-яза кара бетәр иде, әмма Аллаһуның сүзләре бетмәс иде, Аллаһ көчле вә хөкемчедер.

مَّا خَلْقُكُمْ وَلَا بَعْثُكُمْ إِلَّا كَنَفْسٍۢ وَٰحِدَةٍ ۗ إِنَّ ٱللَّهَ سَمِيعٌۢ بَصِيرٌ ﴿٢٨﴾

Аллаһ тарафыннан сезнең халык ителешегез һәм терелеп каберләрегездән кубарылуыгыз, Аллаһуга бер кешене халык кылган вә бер кешене кубарган хәтле генәдер, Аллаһ, әлбәттә, һәрнәрсәне ишетүче вә күрүчедер.

أَلَمْ تَرَ أَنَّ ٱللَّهَ يُولِجُ ٱلَّيْلَ فِى ٱلنَّهَارِ وَيُولِجُ ٱلنَّهَارَ فِى ٱلَّيْلِ وَسَخَّرَ ٱلشَّمْسَ وَٱلْقَمَرَ كُلٌّۭ يَجْرِىٓ إِلَىٰٓ أَجَلٍۢ مُّسَمًّۭى وَأَنَّ ٱللَّهَ بِمَا تَعْمَلُونَ خَبِيرٌۭ ﴿٢٩﴾

Аллаһ кичне көндезгә кертер, вә көндезне кичкә кертер, вә кояш белән айны үзенә буйсындырды, аларның барчасы йөрерләр билгеләнгән көнгә чаклы, Аллаһ сез эшләгән эшләрне белүчедер.

ذَٰلِكَ بِأَنَّ ٱللَّهَ هُوَ ٱلْحَقُّ وَأَنَّ مَا يَدْعُونَ مِن دُونِهِ ٱلْبَٰطِلُ وَأَنَّ ٱللَّهَ هُوَ ٱلْعَلِىُّ ٱلْكَبِيرُ ﴿٣٠﴾

Аллаһу тәгаләнең белеменең вә кодрәтенең киң булуы Ул – Аллаһ Үзе генә Илаһә булганы өчендер, әмма Аллаһудан башкага гыйбадәт кылган нәрсәләре батыл ялгандыр, вә Ул – Аллаһ һәр нәрсәдән өстендер вә олугътыр.

أَلَمْ تَرَ أَنَّ ٱلْفُلْكَ تَجْرِى فِى ٱلْبَحْرِ بِنِعْمَتِ ٱللَّهِ لِيُرِيَكُم مِّنْ ءَايَٰتِهِۦٓ ۚ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَءَايَٰتٍۢ لِّكُلِّ صَبَّارٍۢ شَكُورٍۢ ﴿٣١﴾

Күрмисеңме хакыйкатьтә диңгездә көймәләр Аллаһуның рәхмәте белән йөриләр, сезгә Үзенең галәмәтләреннән бәгъзеләрен күрсәтмәк өчен, әлбәттә, нигъмәтләргә шөкер итүче вә авырлыкларга сабыр итүче мөэминнәргә Аллаһуның эшләрендә гыйбрәтләр бар.

وَإِذَا غَشِيَهُم مَّوْجٌۭ كَٱلظُّلَلِ دَعَوُاْ ٱللَّهَ مُخْلِصِينَ لَهُ ٱلدِّينَ فَلَمَّا نَجَّىٰهُمْ إِلَى ٱلْبَرِّ فَمِنْهُم مُّقْتَصِدٌۭ ۚ وَمَا يَجْحَدُ بِـَٔايَٰتِنَآ إِلَّا كُلُّ خَتَّارٍۢ كَفُورٍۢ ﴿٣٢﴾

Әгәр кәферләрне диңгездә таулар кеби дулкын капласа, гүя ихлас дин тотучылар кеби Аллаһуга дога кылалар, әгәр дулкыннан коткарып корыга чыгарса, кайберләре хак юлда булып вә кайберләре һаман ямансызлыкта калырлар, Безнең аятьләребезне инкяр итмәс, мәгәр ґәһедне бозып ялган сөйләүче вә нигъмәткә көферлек кылучы гына инкяр итәр.

يَٰٓأَيُّهَا ٱلنَّاسُ ٱتَّقُواْ رَبَّكُمْ وَٱخْشَوْاْ يَوْمًۭا لَّا يَجْزِى وَالِدٌ عَن وَلَدِهِۦ وَلَا مَوْلُودٌ هُوَ جَازٍ عَن وَالِدِهِۦ شَيْـًٔا ۚ إِنَّ وَعْدَ ٱللَّهِ حَقٌّۭ ۖ فَلَا تَغُرَّنَّكُمُ ٱلْحَيَوٰةُ ٱلدُّنْيَا وَلَا يَغُرَّنَّكُم بِٱللَّهِ ٱلْغَرُورُ ﴿٣٣﴾

Ий кешеләр, Раббыгыздан куркыгыз, Аңа гөнаһ булудан сакланыгыз, вә кыямәт көненнән куркыгыз, ул көндә Ата үз угълының гөнаһын өстенә алмас, һәм баласы атасының гөнаһысыннан аз гынасын да өстенә алмас, Аллаһуның вәгъдәсе хактыр, кыямәт булачактыр, сезне дөнья рәхәте алдап ахирәттән мәхрүм итмәсен, һәм сезне шайтан фәхеш, хәрам эшләрне вә бидеґәт гамәлләрне эшләтеп, фарыз гамәлләрдән тыеп, Аллаһ ярлыкаучы, дип, Аллаһ исеме белән алдамасын!

إِنَّ ٱللَّهَ عِندَهُۥ عِلْمُ ٱلسَّاعَةِ وَيُنَزِّلُ ٱلْغَيْثَ وَيَعْلَمُ مَا فِى ٱلْأَرْحَامِ ۖ وَمَا تَدْرِى نَفْسٌۭ مَّاذَا تَكْسِبُ غَدًۭا ۖ وَمَا تَدْرِى نَفْسٌۢ بِأَىِّ أَرْضٍۢ تَمُوتُ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ عَلِيمٌ خَبِيرٌۢ ﴿٣٤﴾

Әлбәттә, кыямәтнең кайчан булачагын белү Аллаһ хозурындадыр, Ул теләгән вакытта яңгыр иңдерер, вә Ул хатыннарның карыннарындагы балаларның ирме, кызмы икәнен белер. Вә һичбер кеше кайда үләчәген белмәс, вә һичбер кеше иртәгә нәрсә эшләячәген белмәс, Аллаһ һәрнәрсәне белүче вә һәр нәрсәдән хәбәрдардыр.

Quran For All V5