Deprecated: Creation of dynamic property QuranForAll::$default_reader_aya is deprecated in /home4/quranfo1/public_html/includes/class.php on line 170
Surah Ad-Dukhan ( The Smoke ) | Татарча
About Script
Surah Ad-Dukhan ( The Smoke )

Татарча

Surah Ad-Dukhan ( The Smoke ) - Aya count 59

حمٓ ﴿١﴾

Ха мим.

وَٱلْكِتَٰبِ ٱلْمُبِينِ ﴿٢﴾

Кеше өчен кирәк нәрсәләрнең барчасын ачык бәян итүче Коръән белен ант итеп әйтәмен.

إِنَّآ أَنزَلْنَٰهُ فِى لَيْلَةٍۢ مُّبَٰرَكَةٍ ۚ إِنَّا كُنَّا مُنذِرِينَ ﴿٣﴾

Без ул Коръәнне мөбарәк кадер кичәсендә иңдердек, Без Коръән белән имансызларны "куркытучы булдык.

فِيهَا يُفْرَقُ كُلُّ أَمْرٍ حَكِيمٍ ﴿٤﴾

Ул кадер кичәсендә киләсе елга хәтле булачак эшләр хөкем ителер, ягъни тумак, улмәк, ризык ва дөньядагы башка булачак вакыйгалар тәгаен ителер.

أَمْرًۭا مِّنْ عِندِنَآ ۚ إِنَّا كُنَّا مُرْسِلِينَ ﴿٥﴾

Һәр әмер хикмәт буенча Безнең хозурыбызда хасил булган хәлдә, Без ул көндә мөэминнәргә фәрештәләр җибәрер булдык,

رَحْمَةًۭ مِّن رَّبِّكَ ۚ إِنَّهُۥ هُوَ ٱلسَّمِيعُ ٱلْعَلِيمُ ﴿٦﴾

мөэминнәргә Раббыңнан рәхмәт булган хәлдә чөнки, Ул – Аллаһ бәндәләренең хәлләрен белер, сүзләрен ишетер.

رَبِّ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَمَا بَيْنَهُمَآ ۖ إِن كُنتُم مُّوقِنِينَ ﴿٧﴾

Ул – Аллаһ җир вә күкләрнең һәм аларның арасында булган нәрсәләрнең тәрбиячеседер, әгәр сез ышанганыгыз хәлдә аны белер булсагыз.

لَآ إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ يُحْىِۦ وَيُمِيتُ ۖ رَبُّكُمْ وَرَبُّ ءَابَآئِكُمُ ٱلْأَوَّلِينَ ﴿٨﴾

Юктыр Илаһә, мәгәр Аллаһ үзе генәдер, Ул тергезер һәм үтерер, Ул – Аллаһ сезнең һәм әүвәлге аталарыгызның Раббысыдыр.

بَلْ هُمْ فِى شَكٍّۢ يَلْعَبُونَ ﴿٩﴾

Имансызлар Коръән вә кыямәт хакында икеләнеп – шикләнеп уйнап көлеп сөйлиләр.

فَٱرْتَقِبْ يَوْمَ تَأْتِى ٱلسَّمَآءُ بِدُخَانٍۢ مُّبِينٍۢ ﴿١٠﴾

Кыямәт көнен көтүче имансызлар өчен ул көндә күк каты төтен белән тулган булыр.

يَغْشَى ٱلنَّاسَ ۖ هَٰذَا عَذَابٌ أَلِيمٌۭ ﴿١١﴾

Ул төтен" кешеләрне каплар, вә әйтерләр: "Бу төтен рәнҗеткүче ґәзабдыр", – дип.

رَّبَّنَا ٱكْشِفْ عَنَّا ٱلْعَذَابَ إِنَّا مُؤْمِنُونَ ﴿١٢﴾

Ий Раббыбыз, бу ґәзабны бездән алгыл, без иманга килербез, диярләр.

أَنَّىٰ لَهُمُ ٱلذِّكْرَىٰ وَقَدْ جَآءَهُمْ رَسُولٌۭ مُّبِينٌۭ ﴿١٣﴾

Аллаһ әйтер: "Хәзер кайда инде аларга вәгазьләнеп төзәлергә ирек бирелмәк, бу вакыттагы иман файда бирмәс, бит аларга дөньяда пәйгамбәрлеге ачыкланган Мухәммәд г-м килде.

ثُمَّ تَوَلَّوْاْ عَنْهُ وَقَالُواْ مُعَلَّمٌۭ مَّجْنُونٌ ﴿١٤﴾

Соңра пәйгамбәрләрдән баш тарттылар, вә: "Ул Коръәнне башка бер кешедән өйрәнүче мәҗнүндер" – диделәр.

إِنَّا كَاشِفُواْ ٱلْعَذَابِ قَلِيلًا ۚ إِنَّكُمْ عَآئِدُونَ ﴿١٥﴾

Ий залим кәферләр, Без сездән ґәзабны аз вакытка гына алырбыз, әгәр сездән ґәзабны яки ачлыкны алсак, янә дә кәфер вә бозык эшләрегезгә кайтасыз.

يَوْمَ نَبْطِشُ ٱلْبَطْشَةَ ٱلْكُبْرَىٰٓ إِنَّا مُنتَقِمُونَ ﴿١٦﴾

Килер җәза көне, ул көндә Без аларны куәт белән тотарбыз, чөнки ул көндә Без үч алучыбыз.

۞ وَلَقَدْ فَتَنَّا قَبْلَهُمْ قَوْمَ فِرْعَوْنَ وَجَآءَهُمْ رَسُولٌۭ كَرِيمٌ ﴿١٧﴾

Ошбу кәферләрдән элек Фиргаун кавеменә күп мал биреп сынадык, вә аларга хөрмәтле пәйгамбәр Муса ачык галәмәтләр белән килде.

أَنْ أَدُّوٓاْ إِلَىَّ عِبَادَ ٱللَّهِ ۖ إِنِّى لَكُمْ رَسُولٌ أَمِينٌۭ ﴿١٨﴾

Ул әйтте: "Ий Аллаһ бәндәләре миңа Аллаһ хакларын үтәгез, ягъни Аллаһуга ышаныгыз һәм Аны бер генә дип белегез һәм Аңа гына гыйбадәт кылыгыз, вә миңа итагать итегез, миң сезгә Аллаһуның пәйгамбәренең вәхий белән имнимен, ягыш ялганчы, хыянәтче түгелмен.

وَأَن لَّا تَعْلُواْ عَلَى ٱللَّهِ ۖ إِنِّىٓ ءَاتِيكُم بِسُلْطَٰنٍۢ مُّبِينٍۢ ﴿١٩﴾

Аллаһуның вәхиен һәм пәйгамбәрен кимсетеп олугъланмагыз, чөнки мин сезгә пәйгамбәрлегемә ачык дәлилләр белән килдем.

وَإِنِّى عُذْتُ بِرَبِّى وَرَبِّكُمْ أَن تَرْجُمُونِ ﴿٢٠﴾

Кәферләр Мусаны таш белән бәреп үтерәбез диделәр, Муса әйтте: "Мине таш белән бәреп үтермәгегездән, сезнең дә минем дә Раббыбыз булган Аллаһуга тәвәккәл кылдым вә Аңа тотындым.

وَإِن لَّمْ تُؤْمِنُواْ لِى فَٱعْتَزِلُونِ ﴿٢١﴾

Әгәр сез миңа иман китермәсәгез, мине үз ихтыярыма куегыз ягъни җибәрегез", – диде, алар исә җибәрмәделәр.

فَدَعَا رَبَّهُۥٓ أَنَّ هَٰٓؤُلَآءِ قَوْمٌۭ مُّجْرِمُونَ ﴿٢٢﴾

Муса Раббысына дога кылып әйтте ки, ий Раббым, бу кавем азган кәфер кавемдер миңа итагать итмиләр, дип.

فَأَسْرِ بِعِبَادِى لَيْلًا إِنَّكُم مُّتَّبَعُونَ ﴿٢٣﴾

Аллаһ әйтте: "Төнлә Минем бәндәләрем Ягькуб балаларын алып Мысырдан качып китегез, алар исә сезнең артыгыздан куарга чыгарлар.

وَٱتْرُكِ ٱلْبَحْرَ رَهْوًا ۖ إِنَّهُمْ جُندٌۭ مُّغْرَقُونَ ﴿٢٤﴾

Үзегез чыккан диңгездәге юлларны ачык көенчә калдыр, чөнки сезнең артыгыздан Фиргаун кавеме кереп батып һәлак булачаклар."

كَمْ تَرَكُواْ مِن جَنَّٰتٍۢ وَعُيُونٍۢ ﴿٢٥﴾

Фиргаун кавеме суга батып һәлак булганда, Мысырда күпме бакчалары вә елгалары калды.

وَزُرُوعٍۢ وَمَقَامٍۢ كَرِيمٍۢ ﴿٢٦﴾

Вә күп игеннәр вә хөрмәтле яхшы урыннар калды.

وَنَعْمَةٍۢ كَانُواْ فِيهَا فَٰكِهِينَ ﴿٢٧﴾

Вә бик күп нигъмәтләр, җимешләр калды.

كَذَٰلِكَ ۖ وَأَوْرَثْنَٰهَا قَوْمًا ءَاخَرِينَ ﴿٢٨﴾

Эш Без әйткәнчәдер, күп нәрсәләре калды, аларның калган байлыкларына башкаларны хуҗа кылдык.

فَمَا بَكَتْ عَلَيْهِمُ ٱلسَّمَآءُ وَٱلْأَرْضُ وَمَا كَانُواْ مُنظَرِينَ ﴿٢٩﴾

Аларның һәлак булуына җир дә һәм күк тә еламады, һәм ґәзаблары икенче вакытка кичектерелмәде.

وَلَقَدْ نَجَّيْنَا بَنِىٓ إِسْرَٰٓءِيلَ مِنَ ٱلْعَذَابِ ٱلْمُهِينِ ﴿٣٠﴾

Тәхкыйк Без Ягъкуб балаларын хур итә торган ґәзабтан коткардык.

مِن فِرْعَوْنَ ۚ إِنَّهُۥ كَانَ عَالِيًۭا مِّنَ ٱلْمُسْرِفِينَ ﴿٣١﴾

Ул ґәзаб аларга Фиргауннән иде, кыз балаларын суйдырып, үзләрен авыр эшләрдә эшләтә иде, ул Фиргаун тәкәбберлектә вә явызлыкта чиктән үтүчеләрнең иң өстене иде.

وَلَقَدِ ٱخْتَرْنَٰهُمْ عَلَىٰ عِلْمٍ عَلَى ٱلْعَٰلَمِينَ ﴿٣٢﴾

Без Ягъкуб балаларын белеп ихтыяр иттек, алардан бик күпләрне дөньяга пәйгамбәр итеп җибәрдек.

وَءَاتَيْنَٰهُم مِّنَ ٱلْءَايَٰتِ مَا فِيهِ بَلَٰٓؤٌۭاْ مُّبِينٌ ﴿٣٣﴾

Вә аларга ачык аятьләр, төрле могҗизалар һәм күп нигъмәтләр бирдек.

إِنَّ هَٰٓؤُلَآءِ لَيَقُولُونَ ﴿٣٤﴾

Кәферләр әлбәттә зур инкяр сүзне әйтерләр.

إِنْ هِىَ إِلَّا مَوْتَتُنَا ٱلْأُولَىٰ وَمَا نَحْنُ بِمُنشَرِينَ ﴿٣٥﴾

Безгә үлем бер генә мәртәбә киләдер, үлгәннән соң, әлбәттә, без тереләчәк түгелбез ягъни үләбез дә бетәбез, терелү да юк һәм җавап бирү дә юк, диләр.

فَأْتُواْ بِـَٔابَآئِنَآ إِن كُنتُمْ صَٰدِقِينَ ﴿٣٦﴾

Янә ул кәферләр, үлгәннән соң терелү бар дисәгез, безнең әүвәлдә үлгән ата-бабаларыбызны тергезеп кигерегез, диләр.

أَهُمْ خَيْرٌ أَمْ قَوْمُ تُبَّعٍۢ وَٱلَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ ۚ أَهْلَكْنَٰهُمْ ۖ إِنَّهُمْ كَانُواْ مُجْرِمِينَ ﴿٣٧﴾

Хәзерге кәферләр куәтлерәкме яки әүвәлге Гад, Сәмуд кавемнәре куәтлерәк иделәрме? Куәтле булсалар да Без аларны һәлак иттек, чөнки алар бозыклык кылучы имансыз кавем иделәр.

وَمَا خَلَقْنَا ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ وَمَا بَيْنَهُمَا لَٰعِبِينَ ﴿٣٨﴾

Без җирне һәм күкләрне вә аларның арасында булган нәрсәләрне уйнап шаярып бушка гына халык кылмадык. Ягъни Аллаһ дөньяны төзеде, Үзенең бер генә Илаһә икәнлеген вә Ул гына халык калган затлар һәммәсе мәхлук, вә һәммәсе Аллаһуга гына мохтаҗ икәннәрен раслар өчен, вә кешеләрне ышану да, ышанмау да һәм яхшылык та вә иманлык та сынар өчен төзелде.

مَا خَلَقْنَٰهُمَآ إِلَّا بِٱلْحَقِّ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَهُمْ لَا يَعْلَمُونَ ﴿٣٩﴾

Зекер үтелгәннәрне һәммәсене фәкать хаклык белән халык кылдык, ләкин имансызлар Безнең хак эшебезне белмиләр.

إِنَّ يَوْمَ ٱلْفَصْلِ مِيقَٰتُهُمْ أَجْمَعِينَ ﴿٤٠﴾

Кыямәт көне барча кешеләрнең җыелачак бер көннәре бардыр ки, ул көндә кемнең эше хак вә кемнең эше батыл – бик каты аерылыр.

يَوْمَ لَا يُغْنِى مَوْلًى عَن مَّوْلًۭى شَيْـًۭٔا وَلَا هُمْ يُنصَرُونَ ﴿٤١﴾

Ул көндә кардәшләр вә дуслар бер-береннән аз гына ґәзабны да китәрә алмаслар, вә алар ярдәмләнмеш тә булмаслар.

إِلَّا مَن رَّحِمَ ٱللَّهُ ۚ إِنَّهُۥ هُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلرَّحِيمُ ﴿٤٢﴾

Мәгәр Аллаһ рәхмәт иткән мөэминнәр бер-берсен шәфәгать итә алырлар, Ул – Аллаһ имансызлардан үч алуда каты вә мөэминнәргә рәхимледер.

إِنَّ شَجَرَتَ ٱلزَّقُّومِ ﴿٤٣﴾

Хакыйкатьтә җәһәннәмдә үсә торган Зәккум агачының бик ачы җимеше -

طَعَامُ ٱلْأَثِيمِ ﴿٤٤﴾

явызлыгы күп булган имансызларның ашамлыгыдыр.

كَٱلْمُهْلِ يَغْلِى فِى ٱلْبُطُونِ ﴿٤٥﴾

Эрегән җиз кеби.

كَغَلْىِ ٱلْحَمِيمِ ﴿٤٦﴾

Аны ашаган кешеләрнең эчендә су кайнаган кеби кайнар.

خُذُوهُ فَٱعْتِلُوهُ إِلَىٰ سَوَآءِ ٱلْجَحِيمِ ﴿٤٧﴾

Зүбани этләренә әйтелер: "Тотыгыз ул имансыз явыз кешене һәм җәһәннәмнең уртасына өстерәп илтегез."

ثُمَّ صُبُّواْ فَوْقَ رَأْسِهِۦ مِنْ عَذَابِ ٱلْحَمِيمِ ﴿٤٨﴾

Соңра ґәзаб фәрештәләренә әйтелер: "Аның башына бик нык кайнар су коегыз, ґәзаб булсын очен."

ذُقْ إِنَّكَ أَنتَ ٱلْعَزِيزُ ٱلْكَرِيمُ ﴿٤٩﴾

Соңра аңа әйтерләр: "Таты ґәзабыңны, син дөньяда кавемең каршында байлыгың вә зурлыгың илә ґәзиз вә хөрмәтле идең.

إِنَّ هَٰذَا مَا كُنتُم بِهِۦ تَمْتَرُونَ ﴿٥٠﴾

Ошбу ґәзаб, сез дөньяда вакытыгызда ышанмаган вә көлгән ґәзабыгыздыр", – дип.

إِنَّ ٱلْمُتَّقِينَ فِى مَقَامٍ أَمِينٍۢ ﴿٥١﴾

Дөреслектә Коръән белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәр җәннәттә тыныч имин урында булырлар.

فِى جَنَّٰتٍۢ وَعُيُونٍۢ ﴿٥٢﴾

Вә ашамак эчмәк илә ләззәтләнә торган бакчалар һәм чишмәләр илә файдаланырлар.

يَلْبَسُونَ مِن سُندُسٍۢ وَإِسْتَبْرَقٍۢ مُّتَقَٰبِلِينَ ﴿٥٣﴾

Алар анда нечкә вә калын ефәк һәм парча киемнәр киярләр, вә яхшы диваннарда бер-берсенә каршы утырып шатланышып сөйләшерләр.

كَذَٰلِكَ وَزَوَّجْنَٰهُم بِحُورٍ عِينٍۢ ﴿٥٤﴾

Әйтелгәнчә, аларны хөрмәт иткәнебез кеби ак йөзле, кара күзле бик чибәр хур кызлары белән дә аларны хөрмәт итәчәкбез.

يَدْعُونَ فِيهَا بِكُلِّ فَٰكِهَةٍ ءَامِنِينَ ﴿٥٥﴾

Вә алар үзләре теләгән һәрбер җимешнең алларында булуын сорарлар, һәм алар теләгән җимешләр бетүдән яки зарарлы булудан имин булган хәлдә китерелер.

لَا يَذُوقُونَ فِيهَا ٱلْمَوْتَ إِلَّا ٱلْمَوْتَةَ ٱلْأُولَىٰ ۖ وَوَقَىٰهُمْ عَذَابَ ٱلْجَحِيمِ ﴿٥٦﴾

Алар дөньяда татыган үлем ачысын, җәннәттә татымаслар, ягъни анда үлү булмас. Аллаһ аларны җәһәннәм ґәзабыннан да саклар.

فَضْلًۭا مِّن رَّبِّكَ ۚ ذَٰلِكَ هُوَ ٱلْفَوْزُ ٱلْعَظِيمُ ﴿٥٧﴾

Ошбу зекер ителгән нигъмәтләр, аларга Раббыңның рәхмәте вә юмартлыгыдыр. Бу нигъмәтләр исә аларга зур бәхет вә бөек өстенлектер.

فَإِنَّمَا يَسَّرْنَٰهُ بِلِسَانِكَ لَعَلَّهُمْ يَتَذَكَّرُونَ ﴿٥٨﴾

Без Коръәнне үз телендә иңдереп сиңа җиңел кылдык, шаять гарәбләр үз телләрендә булган Коръән белән вәгазьләнеп, башкалардан алдарак иман китерерләр.

فَٱرْتَقِبْ إِنَّهُم مُّرْتَقِبُونَ ﴿٥٩﴾

Коръәнгә иман китермәгән кешеләрнең һәлак булуларын көт, бит алар үзләре дә шуны көтәләр.

Quran For All V5