Deprecated: Creation of dynamic property QuranForAll::$default_reader_aya is deprecated in /home4/quranfo1/public_html/includes/class.php on line 170
Surah Al-Mumtahanah ( The Woman to be examined ) | Татарча
About Script
Surah Al-Mumtahanah ( The Woman to be examined )

Татарча

Surah Al-Mumtahanah ( The Woman to be examined ) - Aya count 13

يَٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُواْ لَا تَتَّخِذُواْ عَدُوِّى وَعَدُوَّكُمْ أَوْلِيَآءَ تُلْقُونَ إِلَيْهِم بِٱلْمَوَدَّةِ وَقَدْ كَفَرُواْ بِمَا جَآءَكُم مِّنَ ٱلْحَقِّ يُخْرِجُونَ ٱلرَّسُولَ وَإِيَّاكُمْ ۙ أَن تُؤْمِنُواْ بِٱللَّهِ رَبِّكُمْ إِن كُنتُمْ خَرَجْتُمْ جِهَٰدًۭا فِى سَبِيلِى وَٱبْتِغَآءَ مَرْضَاتِى ۚ تُسِرُّونَ إِلَيْهِم بِٱلْمَوَدَّةِ وَأَنَا۠ أَعْلَمُ بِمَآ أَخْفَيْتُمْ وَمَآ أَعْلَنتُمْ ۚ وَمَن يَفْعَلْهُ مِنكُمْ فَقَدْ ضَلَّ سَوَآءَ ٱلسَّبِيلِ ﴿١﴾

Ий мөэминнәр, Минем дошманым вә сезнең дошманыгыз булган кәферләрне дус тотмагыз, ул кәферләрне яшерен дус тотсагыз вә дуслык сәбәбле пәйгамбәрнең эшеннән аларга хәбәр җибәрәсез, (Мухәммәд г-м Мәккәне алырга хәзерләнә башлагач, Хатыйб исемле монафикъ, пәйгамбәрнең ґәскәр белән Мәккәгә барачагын белдереп Сара исемле хатын артыннан Мәккә кәферләренә хат язып җибәрде. Аллаһу тәгалә Хатыйбның эшен пәйгамбәргә белдерде. Пәйгамбәрнең әмере белән берничә сахабә Сараның артыннан барып хатны алып кайттылар. Хатыйб исә гозер күрсәтеп маташты, Ґүмәр разыйяллаһу ґәнһү кылычы белән Хатыйбның башын кисәргә теләгән иде, ләкин пәйгамбәр рөхсәт бирмәде, бәлки Аллаһу гафу итәр дип). Тәхкыйк ул Мәккә кәферләре сезгә Раббыгыздан килгән хак булган Коръәнне инкяр иттеләр, расүлне вә сезне Мәккәдән чыгардылар, фәкать Аллаһуга иман китергәнегез өчен, әгәр сез Минем юлыма җиһад өчен һәм ризалыгымны эстәп чыксагыз, кәферләргә яшерен дуслык кыласыз. Мин сезнең яшергән нәрсәгезне дә һәм әшкәрә кылган эшләрегезне дә белүчерәкмен. Сездән берәрегез яшерен кәферләргә дус булса, яки мөселманнарның серен кәферләргә ирештерсә, дөреслектә ул кеше туры юлдан адашты, ягъни имансыз калды.

إِن يَثْقَفُوكُمْ يَكُونُواْ لَكُمْ أَعْدَآءًۭ وَيَبْسُطُوٓاْ إِلَيْكُمْ أَيْدِيَهُمْ وَأَلْسِنَتَهُم بِٱلسُّوٓءِ وَوَدُّواْ لَوْ تَكْفُرُونَ ﴿٢﴾

Әгәр ул кәферләр куәт тапсалар, сезне җиңсәләр, сезгә дошман булырлар, сезне үтерергә кулларын сузарлар вә мәсхәрә кылу өчен сезгә телләрен озайтырлар һәм сезнең кәфер булуыгызны сөярләр. Ягъни сез аларга дус булырга тырышсагыз да алар сезгә чын күңелдән дус булмаслар.

لَن تَنفَعَكُمْ أَرْحَامُكُمْ وَلَآ أَوْلَٰدُكُمْ ۚ يَوْمَ ٱلْقِيَٰمَةِ يَفْصِلُ بَيْنَكُمْ ۚ وَٱللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ بَصِيرٌۭ ﴿٣﴾

Әгәр кәферләргә дус булсагыз, кыямәт көнне Аллаһ ґәзабыннан котылырга якын кардәшләрегез һәм балаларыгыз файда бирмәс. Аллаһ кыямәт көнне сезнең белән кәферләр арасын аерыр, монафикълар кәферләр ягында булырлар. Бит Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүчедер.

قَدْ كَانَتْ لَكُمْ أُسْوَةٌ حَسَنَةٌۭ فِىٓ إِبْرَٰهِيمَ وَٱلَّذِينَ مَعَهُۥٓ إِذْ قَالُواْ لِقَوْمِهِمْ إِنَّا بُرَءَٰٓؤُاْ مِنكُمْ وَمِمَّا تَعْبُدُونَ مِن دُونِ ٱللَّهِ كَفَرْنَا بِكُمْ وَبَدَا بَيْنَنَا وَبَيْنَكُمُ ٱلْعَدَٰوَةُ وَٱلْبَغْضَآءُ أَبَدًا حَتَّىٰ تُؤْمِنُواْ بِٱللَّهِ وَحْدَهُۥٓ إِلَّا قَوْلَ إِبْرَٰهِيمَ لِأَبِيهِ لَأَسْتَغْفِرَنَّ لَكَ وَمَآ أَمْلِكُ لَكَ مِنَ ٱللَّهِ مِن شَىْءٍۢ ۖ رَّبَّنَا عَلَيْكَ تَوَكَّلْنَا وَإِلَيْكَ أَنَبْنَا وَإِلَيْكَ ٱلْمَصِيرُ ﴿٤﴾

Тәхкыйк сезгә яхшы үрнәк булды Ибраһим пәйгамбәрдә вә аңа ияргән мөэминнәрдә. Алар үзләренең кавемнәренә әйттеләр: "Тәхкыйк без сездән һәм Аллаһудан башка сез гыйбадәт кыла торган сынымнарыгыздан бизүчебез вә без сезнең батыл динегезне инкяр иттек, вә безнең илә сезнең арада мәңгегә дошманлык һәм ачу заһир булды, хәтта Аллаһуның Үзенә генә иман китергәнегезгәчә. Мәгәр Ибраһимнең атасына әйткән сүзенә иярергә түгел, ул атасына әйтте: "Әлбәттә, синең өчен Аллаһудан гафу сорармын, әгәр кәфер булсаң, Аллаһ ґәзабыннан сине коткарырга һичнәрсәгә кадир түгелмен", – дип. Ий Раббыбыз, без сиңа тәвәккәл кылдык һәм тәүбә вә итагать белми Сиңа кайттык вә ахырда кайтмак Синең хозурыңадыр.

رَبَّنَا لَا تَجْعَلْنَا فِتْنَةًۭ لِّلَّذِينَ كَفَرُواْ وَٱغْفِرْ لَنَا رَبَّنَآ ۖ إِنَّكَ أَنتَ ٱلْعَزِيزُ ٱلْحَكِيمُ ﴿٥﴾

Ий Раббыбыз, безләрне кәферләр кулына фетнә кылма, ягъни алар кулында мазлум булудан безне сакла вә безне ярлыка, ий Раббыбыз! Тәхкыйк Син куәтле, һәр эштә өстенсең вә хикмәт белән эш кылучысың.

لَقَدْ كَانَ لَكُمْ فِيهِمْ أُسْوَةٌ حَسَنَةٌۭ لِّمَن كَانَ يَرْجُواْ ٱللَّهَ وَٱلْيَوْمَ ٱلْءَاخِرَ ۚ وَمَن يَتَوَلَّ فَإِنَّ ٱللَّهَ هُوَ ٱلْغَنِىُّ ٱلْحَمِيدُ ﴿٦﴾

Тәхкыйк Ибраһимдә вә аңа ияргән мөэминнәрдә иярергә тиешле булган яхшы үрнәк вә туры юл бардыр Аллаһуның рәхмәтен вә ахирәтнең матур тормышын өмет иткән кешегә. Бер кеше пәйгамбәрләр юлы булган Коръәннән йөз чөерсә, Коръән юлын ташлап башка юлга китсә, тәхкыйк Ул – Аллаһ бай, һичкемгә ихтыяҗы юк вә һәр эштә мактаулыдыр.

۞ عَسَى ٱللَّهُ أَن يَجْعَلَ بَيْنَكُمْ وَبَيْنَ ٱلَّذِينَ عَادَيْتُم مِّنْهُم مَّوَدَّةًۭ ۚ وَٱللَّهُ قَدِيرٌۭ ۚ وَٱللَّهُ غَفُورٌۭ رَّحِيمٌۭ ﴿٧﴾

Ихтимал, Аллаһ мөшрикләрдән дошман булган якын кардәшләрегез белән сезнең арагызда дуслыкны булдырыр. Ягъни Мәккә мөшрикләре иман китереп мөселман булырлар да, сезгә яңадан кардәш вә дус булырлар. Шулай булдылар да, Мәккә фәтех ителгәч, күп мөшрикләр иман китереп мөселман булдылар. Аллаһ кадирдер, бу эшкә көче җитәдер, һәм Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле.

لَّا يَنْهَىٰكُمُ ٱللَّهُ عَنِ ٱلَّذِينَ لَمْ يُقَٰتِلُوكُمْ فِى ٱلدِّينِ وَلَمْ يُخْرِجُوكُم مِّن دِيَٰرِكُمْ أَن تَبَرُّوهُمْ وَتُقْسِطُوٓاْ إِلَيْهِمْ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ يُحِبُّ ٱلْمُقْسِطِينَ ﴿٨﴾

Аллаһ сезне тыймыйдыр ислам диненә каршы сезнең белән сугыш кылмаган вә сезне йортларыгыздан куып чыгармаган кавемнәр белән яхшы мөгамәләдә булудан һәм аларга гаделлек кылудан. Тәхкыйк Аллаһ гадел кешеләрне сөядер.

إِنَّمَا يَنْهَىٰكُمُ ٱللَّهُ عَنِ ٱلَّذِينَ قَٰتَلُوكُمْ فِى ٱلدِّينِ وَأَخْرَجُوكُم مِّن دِيَٰرِكُمْ وَظَٰهَرُواْ عَلَىٰٓ إِخْرَاجِكُمْ أَن تَوَلَّوْهُمْ ۚ وَمَن يَتَوَلَّهُمْ فَأُوْلَٰٓئِكَ هُمُ ٱلظَّٰلِمُونَ ﴿٩﴾

Аллаһ, әлбәттә, сезне тыядыр ислам диненә каршы сезнең белән сугышкан вә сезне йортыгыздан куалап чыгарган һәм кәферләргә дус булып сезне йортыгыздан чыгарырга ярдәм иткән монафикъларга дус булудан. Кәферләргә һәм монафикъларга дус булган мөселманнар алар залимнәрдер.

يَٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓاْ إِذَا جَآءَكُمُ ٱلْمُؤْمِنَٰتُ مُهَٰجِرَٰتٍۢ فَٱمْتَحِنُوهُنَّ ۖ ٱللَّهُ أَعْلَمُ بِإِيمَٰنِهِنَّ ۖ فَإِنْ عَلِمْتُمُوهُنَّ مُؤْمِنَٰتٍۢ فَلَا تَرْجِعُوهُنَّ إِلَى ٱلْكُفَّارِ ۖ لَا هُنَّ حِلٌّۭ لَّهُمْ وَلَا هُمْ يَحِلُّونَ لَهُنَّ ۖ وَءَاتُوهُم مَّآ أَنفَقُواْ ۚ وَلَا جُنَاحَ عَلَيْكُمْ أَن تَنكِحُوهُنَّ إِذَآ ءَاتَيْتُمُوهُنَّ أُجُورَهُنَّ ۚ وَلَا تُمْسِكُواْ بِعِصَمِ ٱلْكَوَافِرِ وَسْـَٔلُواْ مَآ أَنفَقْتُمْ وَلْيَسْـَٔلُواْ مَآ أَنفَقُواْ ۚ ذَٰلِكُمْ حُكْمُ ٱللَّهِ ۖ يَحْكُمُ بَيْنَكُمْ ۚ وَٱللَّهُ عَلِيمٌ حَكِيمٌۭ ﴿١٠﴾

Ий мөэминнәр, әгәр сезгә Мәккәдән мөэминә хатыннар күчеп килсәләр, аларны сынап карагыз! Аллаһ аларның иманнарын нинди икәнен беләдер, әгәр ул хатыннарны хак мөэминнәр дип тапсагыз, аларны мөшрикләргә кайтарып бирмәгез, чөнки алар мөшрик булган ирләренә хәләл түгелләр һәм ул мөшрикләр ислам динен кабул иткән хатыннарына хәләл түгелләр. Мөселман булган хатыннарның мөшрик ирләренә бу хатыннарга биргән мөһерләрен үзләренә бирегез, ирләренә мәһерләрен биргәннән соң бу хатыннарны мәһер биреп никахлансагыз, сезгә гөнаһ юктыр. Үзегез ислам динен кабул иткәндә хатыныгыз кабул итмәсә, яки мөселман булганнан соң динне ташлап мөртәт булса, ул имансыз хатыныгызны никахыгызда тотмагыз, аерыгыз, әгәр ул хатыныгызга бер кәфер өйләнсә, әгәр хатыныгызга мәһәрне биргән булсагыз, хатыныгызга өйләнгән кәфердән биргән мәһәрне сорап алыгыз, һәм кәфер булган ирен ташлап ислам динен кабул иткән хатынга никахлансагыз, кәфер булган ире биргән мәһерен сездән сорасын, ягъни бирегез! Аллаһуның хөкеме сезгә әнә шундыйдыр, Аллаһ арагызда гаделлек белән хөкем итәр. Аллаһ белүче һәм гадел хөкем итүчедер.

وَإِن فَاتَكُمْ شَىْءٌۭ مِّنْ أَزْوَٰجِكُمْ إِلَى ٱلْكُفَّارِ فَعَاقَبْتُمْ فَـَٔاتُواْ ٱلَّذِينَ ذَهَبَتْ أَزْوَٰجُهُم مِّثْلَ مَآ أَنفَقُواْ ۚ وَٱتَّقُواْ ٱللَّهَ ٱلَّذِىٓ أَنتُم بِهِۦ مُؤْمِنُونَ ﴿١١﴾

Әгәр сезнең хатыннарыгыздан бер хатын исламны ташлап кәферләр арасына китсә, ул кәферләр бу хатынның мөселман иреннән алган мәһерен шул мөселман иргә кайтарып бирмәсәләр, ул кәферләр белән сугышып табыш малын алгач, хатыннары кәферләр арасына киткән мөселман ирләргә шул киткән хатыннарына биргән мәһәр хәтле табыш малыннан бирегез! Вә үзегез иман китерегез, Аллаһудан куркыгыз!

يَٰٓأَيُّهَا ٱلنَّبِىُّ إِذَا جَآءَكَ ٱلْمُؤْمِنَٰتُ يُبَايِعْنَكَ عَلَىٰٓ أَن لَّا يُشْرِكْنَ بِٱللَّهِ شَيْـًۭٔا وَلَا يَسْرِقْنَ وَلَا يَزْنِينَ وَلَا يَقْتُلْنَ أَوْلَٰدَهُنَّ وَلَا يَأْتِينَ بِبُهْتَٰنٍۢ يَفْتَرِينَهُۥ بَيْنَ أَيْدِيهِنَّ وَأَرْجُلِهِنَّ وَلَا يَعْصِينَكَ فِى مَعْرُوفٍۢ ۙ فَبَايِعْهُنَّ وَٱسْتَغْفِرْ لَهُنَّ ٱللَّهَ ۖ إِنَّ ٱللَّهَ غَفُورٌۭ رَّحِيمٌۭ ﴿١٢﴾

Ий пәйгамбәр г-м әгәр мөэминә хатыннар сиңа килеп Аллаһуга һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылмаска вә урламаска, вә зина кылмаска, вә балаларны үтермәскә, вә ирләреннән булмаган баланы: "Бу бала синнән булды", – дип ирләренә куллары белән аяклары арасына ифтира кылмаска һәм дә шәригать эшләрендә сиңа каршылык кылмаска вәгъдә бирсәләр, ґәһедләрен, антларын кабул ит һәм алар өчен Аллаһудан ярлыкау сора! Бит – Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле.

يَٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُواْ لَا تَتَوَلَّوْاْ قَوْمًا غَضِبَ ٱللَّهُ عَلَيْهِمْ قَدْ يَئِسُواْ مِنَ ٱلْءَاخِرَةِ كَمَا يَئِسَ ٱلْكُفَّارُ مِنْ أَصْحَٰبِ ٱلْقُبُورِ ﴿١٣﴾

Ий мөэминнәр, Аллаһ аларга ачуланган кавем белән дуслашмагыз ягъни динсезләр, яһүдләр, насаралар, монафикълар, исерекләр, зиначылар, һәм бидеґәтчеләр кеби кешеләргә дус булмагыз, алар белән аралашып бергә яшәмәгез! Тәхкыйк ул кешеләр ахирәттән өметсез булдылар, кәферләр кабердән чыгарга өметсез булганнары кеби. Димәк аларга дус булган мөселманнарга да Аллаһ ачуланадыр.

Quran For All V5